Биредә укучыларыбыз язган иншалар урын ала


                                                                          Минем бабам


   Минем бабамның исеме Габделкадыйр Хисамов. Аңа 89 яшь. Минем бабам олы яшьтә булса да, эшләп йөри. Утын кисә, мунча яга. Бабам яшь вакытында балта остасы булган. Ул хәзер дә бик матур урындыклар, кош оялары ясый. Бабам белән әбием 7 бала тәрбияләп үстергәннәр .

  Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсирлеккә эләккән. Аларны Германиягә алып киткәннәр. Ниләр генә күрмәгән бабам сугышта: яралы сугышчыларны суга салганны да, тереләй җиргә күмгәне дә! Сугыш беткәч, аларны Германиядән туган җирләренә әйләнеп кайтканнар. Ул бик озак һәм газаплы юл булган. Бабай сугыштан кайтканда, әби белән ике баласы аны көтеп торганнар. Бабай сугыштан кайткач, бар күршеләрне җыеп бәйрәм ясаганнар. Аннан бер-бер артлы балалар үскән, аларны башлы-күзле иткәннәр. Хәзер әби белән бабайның 25 оныгы һэм 23 оныкларының балалары бар. Барлыгы 48 була икән. Иң кече уллары минем әтием. Ул Наил исемле. Без төп йортта – әби белән бабай янында яшибез. Мин әби белән бабайны бик яратам.


Наилә Хисамова 


       Хәтер яшәсә, халкым яшәр


       Безнең мәктәптә ел саен “Музейлар көне” зурлап үткәрелә. Очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераннары, тылда хезмәт куйган апалар килә. Алар сугыш елларында үзләре күргән авыр хезмәт, сугышта булган төрле хәлләр турында сөйлиләр. Алардан ишеткән вакыйгалар күңелгә кереп кала. Җиңү көнен якынайту өчен тылда эшләүче апалар да күп көч куйган, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр. Бөек Җиңүдә аларның да хакы бар. Сугыш ветераннарын хөрмәт иткән кебек, тыл ветераннарын да онытырга хакыбыз юк.
   Мин әле 2 нче сыйныфта гына укыйм. Шулай да сугышның куркыныч икәнен беләм. Сугышта минем дә дәү бабам катнашкан. Аның турында миңа Фәнзәт бабам сөйләде. Ә Җәүһәрия әбием тылда эшләгән. Нинди генә авыр эшләр эшләргә туры килмәгән аңа! Алар бөтен авыр эшкә дә, ачлыкка да түзгәннәр.
     Сугыш беркемне дә аямаган. Безнең Урмышлы авылыннан Бөек Ватан сугышына 164 кеше киткән, шуның 121е туган җиренә кайта алмаган. Исән кайтканнары да бүгенге көндә күбесе юк инде. Авылыбызда ике генә сугыш ветераны исән.
    Без сыйныфыбыз белән авылыбызның иң олы, хөрмәтле  ветераны Могыйнов  Салих бабайны 91 яшьлек туган көне белән котларга бардык.  Ул безгә үзенең сугыштагы хәтирәләре турында сөйләде. Тәнендә 38 ел буе йөрткән мина кыйпылчыгы турында тыңлаганда күзләребез яшьләнде. “Сугышта күргән михнәтләрне сөйләп бетерерлек түгел",- ди ул. Бу яра 38 ел буе сыкрап, аның йөрәген әрнетеп торган. Бүгенге көндә бу мина кыйпылчыгы музейда саклана. Без Салих бабайга шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Салих бабайның исән-сау булуын телибез. Ул чын сугыш каһарманы, күпләргә үрнәк.
       Салих бабай кебек батыр солдатлар туган илебезне яклаган, җиңү алып килгән.  Без кечкенә булсак та, күп нәрсәләрне аңлыйбыз, беләбез инде. Моннан соң беркайчан да сугыш булмасын иде, җирдәге бөтен кешеләр дә дус, тату яшәсен иде. Сугыштан кайтмый калганнарны онытмыйк!  Хәтер яшәсә, халкым яшәр.
         Әй, син, Хәтер, сугыш елларында
         Үткәннәрне зинһар онытма .
          Безгә якты тормыш биргән  
           Батырларны  мәңге олыла!

Сөмбел Хәбибуллина


Туган ягыбызга көз килде

 

      Һәрбер ел фасылының үзенә күрә бер матурлыгы була. Аларның һәрберсе табигатҗкә яңа үзгәрешләр кертә. Мәсәлән: яз әйтерсен лә дөньябызга яңа тормыш алып килә. Яз  көне без бакчабызга  җиләк –җимеш, яшелчәләр утыртабыз. Яз көне кошлар кайта, карлар эри, агачлар яфрак яралар, балалар гөрләвекләрдә көймә йөздерәләр.

      Җәй - балаларның көтеп алган фасылы. Җәй көне без уйныйбыз, бакчада су сибәбез, утыйбыз, су керәбез, ял итәргә табигатькә чыгабыз. Җәй үзе бер яшеллек, матурлык дөньясы.

       Кыш көне бик салкын, буранлы көннәр булса да, без кышны бик яратабыз. Бөтен җир ап-ак. Кар өсләрендә эзләр. Кыш көннәре безгә Яңа ел бәйрәмен алып килә. Бәйрәмнең кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы безгә бүләкләр алып килә. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә, гомумән, бөтен җирдә дә бәйрәм була, Яңа ел бәйрәме уза. Без тимераякта, чаңгыларда, чаналарда шуабыз.

         Ә көз көне дөньябыз бушап калган шикелле була. Кошлар җылы якка китәләр. Агачлар, үсемлекләр, бөтен табигать  тын кала. Хайваннар  да үзләренә кышкылыкка запас әзерләп йокыга талалар. Без көзгә карап сокланып туя алмыйбыз. Көзнең бер көнен дә әрәм итәргә ярамый.

         Көзнең бер көне елны туендыра-дип юкка гына әйтмиләр шул. Без бер көндә бәрәңгене, кишерне, суганны, чөгендерне җыйсак, бу уңыш безне ел буена туйдыра, ашата. Шуның өчен көз көне эшләргә, бик тырышып эшләргә  кирәк. Эшләсәң эчәргә суың, ашарга ризыгың булыр. Көз көне көннәр кыскара, мәктәптә яңа уку елы башлана. Без үзебезнең сыйныфташларыбызны, дусларыбызны, яраткан укытучыларыбызны күрәбез.  Мәктәпләрдә, балалар бакчасында Сөмбелә бәйрәме үткәрелә. Мин бабалар бакчасында Сөмбелә бәйрәмендә катнаштым,ә мәктәптә безнең сыйныфташ Илинә катнашты. Мәктәптш инде беренче чирке утте. Хәзерге вакытта урамда көзнең соңгы ае. Унөч көннән соң кышның беренче көне башланып китә.

 

Нәргизә Хисамова


Мин җәйге каникулны ничек үткәрдем?

 

     Быелгы җәй турында сөйләп тә бетерерлек түгел. Чөнки быелгы җәй безне үзенең җылылыгы белән шатландырды да, сөендерде дә. Җәй матур булганлыктан, җәй айларында бик күңелле вакыйгалар да булды.

    Мин урманга бары анда йөрергә, кошлар сайравын тыңларга, сокланырга бик тә яратам. Беркөнне мин иптәш кызым белән баргач, бик күп нәрсәләрне күзәтергә туры килде. Бу көнне кояш шундый нык кыздыра иде. Көн аяз, матур. Әкрен искән җил белән бер якка авышып китә торган агачлар бөтенләө дә матур итеп күренәләр.

      - Бик хозур!

   Менә урман. Ямь-яшел, саф  һава. Тышкы ягыннан ук ишетелеп тора,кошлар бер-берсен уздырырга тырышып бик матур сайрылар. Урман эченә тизрәк керәсе килә, ләкин керәм дигән дә генә битемә нәрсәдер бәрелде. Карасам пәрәвез оясы: «Монда кермә»,-дигән шикелле сукмакның ике ягына да сузып үрмәкүч пәрәвез үргән. Мин килеп бәрелгәч ул тизрәк килеп: «Минемне эшемне нигә боздың?» - дигән шикелле. Миңа карап торды да, мин читкәрәк киткәч,тагын тотынды үрергә. Менә пәрәвез оясыннан соң урман эченә кереп киттек. Әлбәттә, урманга кермәс борын, кошлар тавышы, без бик сокланып аны тыңлап тордык. Алар шундый матур итеп җырлыйлар. Ә кешеләр шуны аңламыйлар, аларны үтерәләр. Без кошларны, гомумән табигатьне сакламыйбыз. Ә безгә бит ул эш бурыч булып тора. Табигатьне без чиста тотарга, сакларга, баетырга тиешбез. Чөнки безгә табигатьнең ямьлелеге кирәк. Без ансыз яши алмыйбыз!

   Миңа бу көн бик тә ошады, ләкин күңел барыбер тыныч түгел. Анда ни буласын без белмибез. Әмма бу эш бездән тора.

 

Гөлфинә Ялалтдинова


Бабам - нәселебезнең горурлыгы


     Сугыш... Нинди шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
    Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Бөек Ватан сугышы  авырлыгын бөтен ил, бөтен халык үз җилкәсендә күтәрде. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Солдат биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны үти. Аның батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.
  22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында, тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта фашист гаскәрләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башлана.

      Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез кала. Зәңгәр күкне канлы корым каплый. Аяусыз сугыш башлана.
                             Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан
                             Күпләр илгә кире кайтмады.
                             Алар өчен бары җилләр генә
                             Ачып-ябып йөрде капканы.
    Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
    Минем бабам Хафизов  Салих  Нуриәхмәт  улы  1913  нче  елны Ормышлы авылында хәлле  крестьян  гаиләсендә  туа. Колхозлашу елларына  кадәр үзләренә иген чәчеп,  маллар асрап гомер итәләр. Сыерлары  һәм  өч  атлары  була. Колхозлашу  елларында  барлык  малларын,  җирләрен  алалар. Шушы чордан алар өчен дә колхоз да эшләү, колхоз мәшәкатьләре белән яшәү башланып китә. Әбием  Хаҗәр  белән  Салих бабам  алты  бала үстерәләр. Ләкин  өйләнгәч тә бәхетле көннәре тиз генә  башланып китми.
    1941 нче елда  Бөек  Ватан  сугышы  башланып  китү  яшь гаилә  алдына  зур сынаулар  куя. Кырда  эшләп йөргән  җиренә ( 1941 нче елның 17 нче август  көнендә) күршесе,  туган тиешлесе Талипов  Мөдәррис  Салих  бабайны  алырга  килә. Сугышка  китәргә  повестка килгән икән. 18 нче августта бабайны  сугышка озаталар. Ул көнне авылдан  тагын 33  кеше китә. Шуларның 7 се генә кире әйләнеп кайта.
   Сугыш юлын  Волхов фронтында башлап  җибәрә. Аның белән  бер полкта  15  авылдашы була. Бабай каты  яраланып,  бер  ай госпитальдә ятып чыга. Тулысынча терелеп беткәнче, аны   кыр  кухнясына  җибәрәләр.
   1942 нче елдан ул  разведчик  булып  китә. Дүрт  тапкыр  немецлар ягына чыгып “ тел”  алырга  бара. Соңгы тапкыр  барганда, 27  кешедән бары тик  7 се генә немецлар тылына керә ала. “Тел”  җиңел бирелми. Кайтканда 4 кеше  генә исән кала. Немецлар  разведчикларга ут ачалар,  бабай да яралана.  Әле  ярый  безнекеләр ярдәмгә килеп  җитә.  Бабайны госпитальгә  җибәрер алдыннан ,  аңарга үзләре  алып  кайткан  немецны күрсәтәләр.  Ул  бик  ябык,  йөзе  ап – ак  һәм  бик куркыныч  була. 1943 нче  елны  разведкада  “тел”  алганы  өчен  Кызыл  Йолдыз  ордены  белән  бүләкләнә.  Алты  ай  госпитальдә ятып чыккач,  аны  медкомиссия  сугышка  яраксыз  дип  таба  һәм    Минскига  шофёрлар курсына җибәрәләр.  Шунда  ул  “ Форд”  машинасында  эшли .  1942 нче  елдан  № 63245 нче  артиллерия   полкында   шофёр булып  хезмәт  итә.  1945 нче  елның  май  ае  җитә,  сугыш  тәмамлана.  Июль  аенда бабай  авылга  кайта.
     Бабай сөйләгәннәрдән:
   “...Мин  1917  -1920  нче елларны  әзрәк  хәтерлим.  Аклар  белән  Кызыллар  кереп  тула  авылга. Аклар  Варваринка  ягыннан  керәләр. Бер  кич  куналар да  чыгып  китәләр. Активистларны  эзләп ,  авылның  астын  - өскә  китерәләр.  Җиде  кешене  атып  китәләр.  Аннан Кызыллар  керә. Акларны  куа  китәләр. Куакбаш  авылында куып  җитеп бик  каты  сугышалар...
...Ачлык  еллар.  1921 нче елда  яңгыр яумады да, яумады. Яздан  бирле бер  тамчы  дым  юк. Көз  көне яңгыр  яуды явуын.  Көз көне  икмәк  чәчеп  карадылар. Халыкның  күбесе  ачлыктан  кырылды.  Үлән ашадык  инде..   Ничек  исән  калганбыздыр..
...Мин  армиядә  1935 – 1937 нче елларда  Самарада хезмәт  иттем.  Кайткач 1937 нең  көзендә  Куакта  тракторчылар курсында  укыдым.  Беренче  кайткан  тракторда эшләдем.
...Сугышка  33 кеше  киткән идек  бер  көндә.  Хәзер шуларның  ( исән  калганнардан)  ике  кеше генә калдык. Бохардан  Минехан,  берсе  мин.
... Фин  сугышында  да  булдым  мин.  Авылда  берүзем  генә  калдым  шул  сугышта  булучылардан”
     Әнә шундый кеше  ул  безнең   Салих  бабабыз -  нәселебезнең һәм  авылыбызның хөрмәтле  кешесе.
    Кызганыч, бүгенге көндә дәү бабам исән түгел инде. Ләкин аның якты истәлеге һәрвакыт безнең йөрәктә яши. Мин үземнең бабам белән горурланам.
     Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга хакыбыз юк. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! Тыныч йоклагыз батырлар!
    Тиздән бәйрәм – 9 май – Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы. Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа күрә бу бәйрәм – сагышлы да, моңсу да.
     Бервакытта да җирдә сугышлар булмасын иде. Дөньялар имин, күгебез аяз булсын!

Ангелина Фәретдинова