Әкиятләр яратасызмы?! Без дә яратабыз! Биредә Сез укучыларыбыз иҗат иткән әкиятләр белән таныша аласыз.


                                        Алтын әтәч


       Борын заманда да түгел, безнең көннәрдә бер әби белән бабай яшәгән. Аларның бер әтәчләре булган, ди. Кояш нурында аның каурыйлары ялтырап, күзне чагылдыра икән. Шуңа күрә әби, бу әтәчне яратып, “Алтыным”, дип йөри икән. Беркөнне әбинең әйберләре юкка чыга башлаган. Әле сәгате,әле муенсасы югала икән. Әби аптыраган. Беләзеге белән йөзеге югалгач, утырып елаган. Миче дә көйсезләнә, төтен тартмый башлаган. Әби белән бабай нишләргә дә белмәгәннәр. Бабай менеп морҗаны карар иде, карт, менә алмый, ди.
    Әтәч ике дә уйлап тормаган, бер сикергән, ике очкан, өч җилпенгән, морҗага килеп тә кунган. Ни күрсен, саескан рәхәтләнеп оя ясап куйган бит морҗага. Менә нигә төтен чыга алмый икән бит. Әтәч саесканны куа башлаган. Ләкин теге дә бирешергә теләмәгән. Сугыш башланган. Бу сугышны карага тирә-як саесканнары да  җыелганнар. Сугыша торгач, оя җимерелгән, әтәч морҗа тишегенә төшеп тә киткән. Морҗа буйлап төшә торгач, мич эченә килеп чыккан.
     - Булды, әби, як мичеңне!Морҗаны чистарттым! – дип кычкырып та җибәргән. Әбинең коты очкан, чөнки әтәч корымга батып беткән, кап-кара ди. Саесканның оясыннан әбинең сәгате,муенсасы, беләзеге, алкасы, йөзеге чыккан. И шатланган әби. Ә әтәчнең кара корымы яңгырда юылган, ул яңадан Алтын әтәчкә әйләнгән. Шуның белән әкият тә беткән.

Вәлиева Регина


Карт һәм яшь Кыш бабай


    Яшәгән, ди, булган, ди,бер Кыш бабай. Гыйнвараенда ул яшь һәм көчле булган. Елгаларда сулар катырган. Яз айлары җиткәч,аның хәле беткән. Җәй көне ял иткән. Ә көз айлары җиткәч, яңадан көче арткан: карлар яудыра, бураннар уйната башлаган, тәрәзәләргә серле рәсемнәр төшергән, агачларны карга чумдырган. Шулай көчен күрсәтәм дигәндә ул картаеп киткән. Декабрь аенда аны яшь Кыш бабай алмаштырган. Менә шулай иске ел үтеп, Яңа ел туган.

Галиев Рөстәм


Акылга утырган


    Бер әби белән бабайның бердәнбер тавыклары булган,ди. Тавык әбигә һәр көнне йомырка сала икән. Ә әби шул йомыркаларны бабайга ашата икән. Менә көннәрдән бер көнне әби ояга чыкса, йомырка юк икән. Әби тавыкка: “Йомырканы урлап сала башлагансың, ахры. Кая салдың?” – ди икән. Ә тавык исе китмәгән кыяфәт белән җим генә чүпли икән . Шулай берничә көн буена әби тавыкның йомыркаларын ала алмаган. Озак тормаган тавык,үзе дә юкка чыккан . Әби белән бабай бик кайгырганнар. Ябалак тотып киткән дер инде, дип борчылганнар. Беркөнне тавык табылган. Ул бик горур кыяфәт белән әби янына килгән. Үзе генә түгел, бер чеби дә иярткән, ди. Әби шаккаткан, кул чапкан: “Кара әле моны, бер чеби өчен шул хәтле югалып тордыңмы?” – дип ачуланган. Ә тавык шул чебиен өрмәгән җиргә дә бастырмый икән, кадерли, тәрбияли. Симез суалчаннар табып ашата икән. Чеби дә әнисеннән һич калмый ди, ул ни кыланса, шуны кылана икән. Салкын төннәрдә әнисенең канат астында йоклый, күктә карчыга күренсә, тизрәк әнисе янына йогерә икән.

    Ай үсәсен көн үскән, чеби бик матур, горур кыяфәтл , кызыл кикрикле, бик гайрәтле алтын әтәч булып үсеп җиткән. Ләкин үзе бик мактанчык булып үскән. Урамнан узган һәр кешегә ташлана, мәче күрсә, артыннан чаба. Хәттә күрше этләре дә аңардан курыкканнар. Әнисенең “Алай ярамый!” – дип әйткәннәрен колагына да элмәгән. Әбинең ачулануын ишетмәмешкә салышкан. Ләкин әтәчне акылга утыртырлык бер хәл булан.

    Ерак урманнан авылга төлке килгән. Ул койма буйлап кына елышып өе янына җиткән. Ә әтәч, төлкегә ташланырга җыенган. Тавык мескен әтәчнең харап буласын сизеп, тизрәк күрше эте Акбайны уяткан. Ул арада төлке әтәчне  эләктереп тә алган, урманга таба йөгергән. Акбай бар көченә өреп җибәргән. Авылның барча эте төлкене куып киткән. Артыннан этләр җитә башлагач, төлке, әтәчне ташлап, урманга кереп качкан. Мескен әтәч канаты каерылган, кикриге ертылган, аягыннан кан тама икән. Көч-хәл белән генә терелеп аягына баскан ул.

    Шуннан соң әбинең һәм әнисенең дә сүзен тыңлый башлаган, башкаларны да хөрмәт итәргә кирәклеген аңлаган.


Хәлимова Динара


Дуслар булса шундый булсын

 

    Бер матур гына өйнең иркен тәрәзә төбендә ике гөл үскән. Алар берсеннән берсе уздырырга теләп матур итеп чәчәк аталар икән. Урамнан барган кешеләр бу матурлыкны күреп сокланганнар. Ә хуҗабикә гөлләрен сөеп, иркәләп туялмаган, тәрбияләгән, сулар сипкән, төпләрен йомшарткан. Ә гөлләр аның саен масайганнар, үзләренең матурлыклары турында сүз куертканнар. Аларның һәркайсы үзен матурракка санаган.

    Тәрәзә янәшәсендәге өстәлдә тагын бер гөл үскән. Ләкин ул чәчәк атмаган, ботаклары белән яктыга үрмәләгән. Тәрәзә төбендәге гөлләр үрмәле гөлдән көлгәннәр:

    -И мескен!Чәчәк атмыйсың. Хуҗабикә сине чыгарып атар инде, дигәннәр. Үрмәле гөл бик курыккан. Хуҗабикә янына килгән саен:

    -Мине алып ыргытыр инде,- дип калтырана икән.

    Көннәрдән бер көнне хуҗабикә авырып киткән. Аны хастаханәгә салганнар. Гөлләр аны бик юксынганнар. Көн артыннан көннәр үткән. Чүлмәкләрдә дым азайган. Тәрәзә төбендәге гөлләрнең яфраклары кояш нурында көйгән, матур чәчәкләре кибеп корыган. Шунда үрмәле гөл ярдәмгә ташланган. Ул көйдергеч кояш нурларыннан чүлмәкләрне капларга тырышкан. Ботаклары, үзенең куе яфраклары белән тәрәзәне томалаган. Гөлләр шулай бер-берсенә сыенып көннәрне үткәргәннәр.

    Менә беркөнне Хуҗабикә кайткан. Ул ашыгып тәрәзә янына килгән.

    -И ходаем! Гөлләремне ышыкка куярга да онытканмын бит! – дип борчылган. Тизрәк гөлләрне су белән коендырган, төпләрен йомшарткан. Гөлләр сулыш алганнар. Озак тормый матур итеп чәчәк атканнар. Ләкин инде хәзер алар бер дә масаймаганнар. Дусларның авыр чакта кирәклеген аңлаганнар бит алар. Әле бүген дә үткәннәрне сокландырып, шау чәчәккә күмелеп үсеп утыралар алар. Ышанмасагыз, килеп карагыз!

Хисамов Равил