Мифтахова Сәгадәт Имаметдин кызы

 

   Хезмәт юлын 1970нче елларда Урмышлы урта мәктәбендә татар  теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый.

   1982нче елда шушы ук мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.  Татарстанның атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

   1992нче елда Урмышлы урта мәктәбендә  "Кыңгыраулар"  әдәби түгәрәген оештыра һәм бүгенге көнгә кадәр аны җитәкли. Укучыларга әдәбият дөньясы серләрен ача, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.



     - Сәгадәт апа, "Кыңгыраулар" түгәрәге ничек оешты?

    - Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булгач, иҗат бездән аерылгысыз яши инде ул. 

1992нче елның сентябрь ае. Гадәттәгечә яңа 5нче сыйныф укучыларын кабул итеп алдым. 1нче әдәбият дәресе, барлыгы 11 укучы - кечкенә генә 6 кыз, алардан да кечерәк 5 малай.

    Әдәбият дәресендә мин аларга ел буе өйрәнәсе әсәрләргә кыскача күзәтү ясадым, танышып алдык. Өйгә эше итеп "Җәйнең бер көне" дип аталаган инша язарга биреп җибәрдем.

    Алдагы дәрестә дәфтәрләрне җыеп тикшерергә утырдым да, хәйран калдым - бик матур итеп инша язганнар, алай гына да түгел 11 укучының тугызы иншаларына җәй турында үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә теркәгәннәр, һәммәсе матур, төзек.

     "Кыңгыраулар" түгәрәге әнә шулай эшләп китте. 5нчеләрнең башлангычына башка сыйныф укучылары да кушылды.

    - Шигырь, хикәя, әкият һ.б. язарга укучыларны өйрәтеп буламы? Яисә талант кирәкме?

    - Бер генә бала да сәләтсез булмый. Бары шул сәләтне күрә белергә һәм вакытында үстерә белергә кирәк. Түгәрәккә теләгән һәркем йөри ала. Кемнеңдер иҗат җимешләре бик матур, кемнәргәдер төзәтмәләр кертәсең, "Менә болайрак итсәң, отышлырак булмыймы?" дисең. Әмма беркайчан да синнән берни чыкмый дип, баланың теләген өзәргә ярамый.

     Түгәрәк узган гасырның 90нчы елларында милли хәрәкәт җанланган дәвердә оешты. Без милли рух, иҗат дөньясында кайнадык. Мәктәпкә күренекле якташ язучылар һәм шагыйрьләрне чакырдык. Бик күңелле булып Җәмит абый Рәхимов, Разим Вәлиуллин, Таһир Шәмсуаров, Рәмзия Габделхакова, Клара Булатова белән очрашулар уелып калган. Алар укучыларның күптөрле сорауларына җавап бирделәр, осталык дәресләре күрсәттеләр.

    Түгәрәкнең "беренче карлыгачлары" күптән инде мәктәпне тәмамлады. Күбесе үз тормышын иҗат, әдәбият дөньясы белән бәйләде. Бүген инде аларның балалары  түгәрәккә йөри. 

   - Иң сәләтле түгәрәк әгъзалары дип кемнәрне санап китәр идегез?

   - Бер бала да сәләтсез булмый. Мин түгәрәккә йөрүчеләрне болары - сәләтле, болары - сәләтсез, дип бүлмим.

Һәркайсы да сәләтле, һәркайсының да әсәрен алгач куанам. Чөнки иҗат, әдәбият белән кызыксынган балада начарлыкка, явызлыкка урын юк.

   - Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

                                                                                                                                                          Май, 2015нче ел