Безнең елъязма

1992нче елның 12нче октябрендә Урмышлы урта мәктәбендә "Кыңгыраулар" әдәби түгәрәге оеша. Түгәрәкне оештыручы һәм җитәкләүче Татарстанның атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Сәгадәт Имаметдин кызы.

 

1992нче елның декабрендә күренекле язучы Җәмит Рәхимов түгәрәккә йөрүчеләргә үзенең хәер-фатихасын, киңәшләрен бирә. Яшь каләм тибрәтүчеләр өчен осталык дәресләре оештыра.

 

1993нче елның март аенда "Кыңгыраулар" түгәрәгенә йөрүчеләрнең иҗаты беренче тапкыр районыбызның "Заман сулышы" газетасында "Кыңгыраулар" сәхифәсендә басылып чыга (район газетасында "Кыңгыраулар" сәхифәсе барлыкка килүе дә аларга бәйле). 

 

1995нче елда түгәрәкнең актив әгъзасы Артур Хәбибуллин республикакүләм "Минем мәктәп" бәйгесенең җиңүчесе була.

 

1997нче ел, 26нчы апрель - "Кыңгыраулар" түгәрәге районкүләм Шигырь бәйрәмендә I урынга лаек була.

 

2000нче елда түгәрәкнең иң сәләтле шагыйре Зиннур Шәрифуллин "Иделем акчарлагы 2000" бәйгесендә  Шигърият номинациясендә җиңүче дип табыла.

 

2001нче елда "Кыңгыраулар" түгәрәгенең яшь вәкиле Венера Ханнанова республикакүләм "Алтын каләм" бәйгесенең районкүләм турының җиңүчесе дип табыла, "Борис Полевой" теплоходына юллама ала.


2001нче ел. Хәбибуллина Айгөл районкүләм "Үз язмышыма үзем хуҗа" публицистик мәкаләләр бәйгесенең җиңүчесе дип табыла.

 

2002нче елда "Рухият" фонды "Кыңгыраулар"ның шигырьләрен туплап китап бастырып чыгара.

 

2003нче елда Рафис Корбан төзегән "Алмаш" китабында Алисә Фәрзиева, Рузилә Сәхәбетдинова, Рөстәм Галиев, Ләйсән Каюмова һ.б. шигырьләре дөнья күрә.

 

2006, 2008нче елларда түгәрәкнең шагыйрәсе Ләйсән Каюмова әдәбияттан республикакүләм олимпиадада II урынга лаек булды.

 

2012-2014нче елларда түгәрәккә йөрүчеләр Республикакүләм Клара Булатова исемендәге премия лауреаты булдылар.

 

2014нче елда әдәбияттан республикакүләм олимпиадада Илүзә Галимҗанова җиңүче булды. Ул да түгәрәкнең актив шагыйрәсе. 


2014нче елда район күләмендә үткәрелгән "Яшь шагыйрьләр" (Юный поэт) бәйгесендә түгәрәккә йөрүчеләр Сәйфуллина Вилүзә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, Хисамов Зөлфәт лауреат булды.


2015нче ел. Түгәрәкнең иң кечкенә "кыңгырау"чыгы Сөмбел Хәбибуллина районкүләм "Хәтер исән" (Память жива) иншалар конкурсында II урынга лаек булды.


2015нче ел, апрель. Хисамов Зөлфәт республикакүләм Клара Булатова исемендәге премия лауреаты булды.