Яшә, шигърият!

     Биредә Сез "Кыңгыраулар" әдәби түгәрәгендә булган әдипләрне һәм әлеге очрашуларның фотосурәтләрен табарсыз.


Очрашуга өметләрне өзмик,

Очрашырбыз әле тагын бер.

Сагынышып шулай күрешүләр,

Сөйләшүләр үзе бер гомер.

Күңелләрдә җылы хисләр калды

Сезнең белән дуслар күрешүдән.

Иминлектә һәм дә исәнлектә

Насыйп булсын кабат күрешүләр.


Таһир Шәмсуаров



    Якташ шагыйребез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,  Таһир Шәмсуаров мәктәбебездә кунакта, 2014 - февраль.


      Таһир Шәмсуаров иң нәни "Кыңгырау"чыларыбыз, Галимҗанова Илүзә, Мостафина Әдилә, Гатауллин Данис, Гәрәева Илүзә, Галиева Илсөяр һәм Фәретдинова Ангелина белән, 2010 - апрель.




     Күренекле шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Клара Булатова мәктәбебездә кунакта еш була. Ул безгә үзенең шигырьләрен укый, истәлекләре белән уртаклаша,

осталык дәресләре күрсәтә, 2015 - май.



    Татар дәүләт  педагогика университетының көнчыгыш телләр факультетының экономика һәм идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, югары категорияле география, биология һәм гарәп теле укытучысы, шагыйрь Ильяс Мөхәммәтҗан Мулланур улы белән очрашу, 2015 - апрель.


      27 апрель көнне Урмышлы мәктәбендә Татар дәүләт  педагогика университетының көнчыгыш телләр факультетының экономика һәм идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, югары категорияле география, биология һәм гарәп теле укытучысы, шагыйрь Ильяс Мөхәммәтҗан Мулланур улы белән очрашу үткәрелде. Очрашуда район мәгариф бүлеге методисты Миргалиева Гүзәл Наил кызы, Сарабиккол һәм Кирлегәч авылы укытучылары килгән иде. Әлбәттә мондый югары дәрәҗәдәге кешенең безнең мәктәпкә килүен зур дулкынлану белән көттек. Укучылар тирән эчтәлекле  матур чыгышлар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен әзерләделәр.
    Ильяс Мөхәммәтҗанның үзенә сүз бирелгәч очрашу тагын да җанланды. Ул мәктәпкә изге теләкләрен юллап шәмаил бүләк итте. Бүләкнең зурысы, әлбәттә, кунак башкаруында татар, гарәп телендәге җырлар, үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләве булды.
     Очрашудан барыбыз да бик канәгать калдык. Ильяс Мөхәммәтҗанның В Контакте битендә безнең мәктәп турындагы фикерен укыгач, мәктәбебез өчен коллективыбызның һәм авылдашларыбызның шатлык һәм горурлык хисе тагын да көчәйде. Сезгә дә аның берничә фикерен җиткерәсебез килә:
    “Сезнең районыгызда гомеремдә беренче тапкыр булдым. Авылыгыз искиткеч матур җирдә урнашкан, географиясе бик бай, текә ярлар, урманнар үзенә тартып тора. Мәктәп турында бик күп сөйләргә була, килеп кергәч тә аның чисталыгына таң калдым. Бигрәк тә Рузалия Наилевнаның коллектив белән уртак тел табып эшләве,  "Кыңгыраулар" әдәби түгәрәге эшчәнлеге сөендерде. Балаларның җырлаулары, шигырь сөйләүләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары искиткеч бер онытылмаслык мизгел булып истә калды. Мәктәбегез искиткеч тарихка бай, Урмышлы мәктәбе музее искиткеч итеп эшләнгән. Мәктәпнең атмосферасына 5+ куяр идем.Урмышлы мәктәбе укучыларына сөенеп укырга гына кала. Барыгызга да бик зур рәхмәт бик зурладыгыз!!!”