Яшь каләм тибрәтүчеләрнең беренче иҗат җимешләре белән Сез биредә таныша аласыз

анимированные картинки без регистрации

                КӨЗ

Көз, көз, көз җитте,

Яфраклары коела.

Кояш саран төн караңгы,

Яңгыр ява да ява.

 

Көз ул көяз кызлар кебек

Көн дә бер күлмәк кия.

Кайсын кисә дә килешә

Сокланып карыйм шуңа!

 

Азалия Локманова

Яфракларны төрле төскә      манып,

Яңгырларны яудырып,

Уңышларны мул итеп,

Килә көз ямьлебулып.

 

Балаларны укырга чакырып,

Җырлатып һәм биетеп,

Күңелләрне күтәртеп,

Килә көз ямьлебулып.

 

 Алинә Гатауллина



        БӘЙРӘМ

Беренче сентябрьгә

Йөгерәләр балалар,

Матур кием кияләр,

Укытучы апаларга

Чәчәкләр китерәләр. 

 

Тырышып укырлар алар,

Бишле алып кайтам, дип.

Шатланырлар, көләрләр,

Мәктәп безне көткән дип.

 

Сәйдәш Хәбибуллин

Яфраклар коелдылар,

Көннәр салкынайдылар.

Урамнарда яңгыр ява,

Салкын җил исеп тора.

 

Инде кошлар киттеләр,

Тизрәк йөгер бакчага,

Бәрәңгеләр күп анда.

Сары, кызыл төсләргә

Агачлар киенделәр,

Ай-яй матур булганнар,

Урамнардан йөргәндә.

 

Кичә генә яшел иде

Үләннәр һәм агачлар.

Нәрсә булган икән? Бүген

Алтын күлмәк кигәннәр!!!

 

Сөмбел Хәбибуллина

      МАТУР КӨЗ

Яфракларны койдырып,

Яңгырларны яудырып,

Мул уңыш бүләк итеп

Килә көз матур булып!

 

 

Диләрә Миннебаева